Якупов Р З уфа

by

БАШКОРТСТАН ИҖАТЧЫЛАРЫ КАЗАНДА
21-22нче мартта бер төркем татар иҗатчысы Казан шәһәренә сәяхәт кылды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов оештырды. Быел 19 кешелек делегация составында шагыйрьләр һәм артистлар гына түгел, өч язучы да бар иде.
Башкортстанлыларның тәүге көне Татар-информ мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясеннән башланды. Анда катнашучылар Башкортстандагы татар әдәбияты бүген үсештәме? дигән катлаулы сорауга бергәләп җавап эзләде. Аннан инде иҗатчылар Татарстанның Мәдәни җомга гәзите һәм Казан утлары журналы редакцияләре хезмәткәрләре белән очрашты. Казан утлары журналының баш мөхәррире урынбасары Рамил Ханнанов билгеләвенчә, Башкортстанда яшәгән татар шагыйрьләре һәм язучылары телнең тәмен белеп иҗат итә. Кичен кунаклар Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган Ак тәүбә, кара тәүбә спектаклен тамаша кылдылар.
22нче март иртән башкортстанлыларны телевидение һәм радио журналистлары көтә иде. Татарстан-Яңа гасыр телеканалының Манзара тапшыруында, Болгар радиосы, Бөтендөнья татар конгрессының Дөнья студиясендә эчтәлекле әңгәмәләр яңгырады.
Казан милли-мәдәни үзәгендә үткән әдәби-музыкаль кичә кунакларга да, казанлыларга да дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итте. Бәйрәмне Башкортстанның халык шагыйре, 88 яшьлек Марат Кәримов ачып җибәрде. Әдәбият һәм сәнгать сөючеләр алдында Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Илдус Фазлетдинов, Зәлифә Кашапова, Асия Яппарова, Әлфир Якупов, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова үз шигырьләрен укыдылар; җырчылар Нурия Басыйрова, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Вәсил Галимов, Айрат Халиков, Хәлимә Якупова, Фәридә-Алсу дуэты чыгыш ясады. Алып баручылар Нурлан Ганиев һәм Җәмилә Зарипова иде. Әдәби-музыкаль кичәне йомгаклап, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров иҗатчыларга конгрессның рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Татарстан матбугаты бу чараларны киң яктыртты, ә Татар-информ агентлыгы матбугат конференциясен һәм әдәби-музыкаль кичәне онлайн режимда карау мөмкинлеген тәкъдим итте.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Харис улы Локманов:
Быелгы сәяхәттән канәгатьмен. Ул инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Программа, гадәттәгечә, бай эчтәлекле булды. Казан тамашачасы безне бик җылы кабул итте.
Мондый чаралар, беренчедән, Башкортстан шагыйрьләрен, язучыларын, җырчыларын, композиторларын татар телле аудиториягә, радио, телевидениегә чыгарып, аларны зуррак масштабта таныта, үз көчләрен сынап карау мөмкинлеген бирә. Ә икенчедән, иҗатчыларыбыз үзләренә илһам, көч, рух ала, иҗади элемтәләрен ныгыта. Ни дисәң дә, татар шагыйренә я язучысына мөһерне Казан суга бит.
Уфа һәм Казан арасындагы мәдәни, әдәби багланышларның тамырлары тирән, алар бер бүген генә барлыкка килмәде. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында 1997нче елда Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗминең, 2002нче елда Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның иҗат кичәләре шаулап-гөрләп үтте. Аларны әзерләүдә ул чакта Казан милли мәдәни үзәге директоры булып эшләгән Ринат Зиннур улы Закировның ярдәме зур булды. Соңрак Казан милли-мәдәни үзәгендә Касыйм Йосыповның китапларын тәкъдим иттек. Бу чараларның һәммәсе зал тулы тамашачы җыйды, бик җылы, җанлы үтте. Кызганыч ки, халкыбызның яраткан шагыйре Әнгам Атнабаев белән андый кичә үткәрү насыйп булмады.
Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектәге бүтән проектларыбыз да уңышлы бара. Былтыр ноябрь аенда гүзәл затларыбыз Шагыйрәләр сүзе җиһан сере программасы белән Казанда чыгыш ясады. Уфада бу чараны Башкортстан татар хатын-кызларының Сәхибҗамал иҗтимагый оешмасы берничә ел рәттән уңышлы оештырып килә. Шагыйрәләребез үз шигырьләрен укыды, аларның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Быел апрель аенда исә күптәнге хыялым тормышка ашты Туган тел республика конкурсының төрле еллардагы җиңүчеләрен Казан сәхнәсенә чыгардык. Яшь башкаручылар өчен бу конкурс 1995нче елдан башлап Уфада, хәзер инде Дүртөйле шәһәрендә ике елга бер тапкыр үткәрелеп килә һәм яшь талантларны табу, үстерү өчен иҗади мәйданчык булып тора. 3нче апрельдә Туган телчеләр II Бөтенрусия төбәкне өйрәнүчеләр җыены делегатлары алдында чыгыш ясады. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, җырчыларны тәбрикләп, Башкортстан милләтебезнең рухи бишеге, талантлар чишмәсе булып кала, дип билгеләде.

Дилбәр БУЛАТОВА.
Зәлифә КАШАПОВА фотолары.

Залишити відповідь

Ваша e-mail адреса не оприлюднюватиметься. Обов’язкові поля позначені *